Баш Оешма һәм хезмәтләр Иннополис Университеты
Файдалы сылтамалар
Элемтәләр
Телефон:+7 843 203-92-53
Почта:university@innopolis.ru
Адрес:Университет урамы, 1
Кабул итү комиссиясе
E-mail:admissions@innopolis.ru
IT белеме

Белем бирү инглиз телендә алып барыла. Биредә дөньяның алдынгы ИТ-компанияләрендә эшләү тәҗрибәсе булган, 24 илдән 263 профессор һәм фәнни хезмәткәр укыта. Программаның 40% – тәҗрибә һәм күмәк проектлар.

Юнәлешләр

Университетта ике бакалавриат юнәлеше бар:

  • информатика һәм санап чыгару техникасы;
  • белешмәләр анализы һәм ясалма интеллект.

Магистратураның биш юнәлеше:

  • программа тәэминаты эшләп чыгаруга идарә итү;
  • компьютер куркынычсызлыгы һәм челтәрләр;
  • белешмәләр анализы һәм ясалма интеллект;
  • робот техникасы һәм компьютер күренеше;
  • технологик эшкуарлык.

Бер аспирантура юнәлеше:

  • математик модельләштерү, санлы ысуллар һәм программа комплекслары.
Ничек керергә

Керү өчен математика, программалаштыру буенча укырга керү сынауларын һәм укытучы белән әңгәмә узарга кирәк. Белем алу бер семестрга 400 000 сум тора. Уку бәясенең 100 процентына кадәр капларга мөмкинлек бирүче грантны алырга мөмкин

Университеттан соң

Чыгарылыш укучылар 100 процент дәрәҗәсендә алдынгы IT-компанияләргә эшкә урнаша яки үз стартапларын ача

Сораулар бармы?Безгә языгыз