Баш Сookie эшкәртү шартлары һәм принциплары
Сookie эшкәртү шартлары һәм принциплары

Сайттагы эшемне дәвам иттереп, мин «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» коммерциясез оешмасына (адресы: Россия, Иннополис шәһәре, Спорт урамы, 114 нче йорт) үземнең шәхси белешмәләремне (cookie* файлларын, кулланучының сайттагы гамәлләре турында мәгълүматларны, кулланучы җайланмасы турындагы белешмәләрне, сессия көне һәм вакыты турындагы белешмәләрне) автоматлаштырылган рәвештә  эшкәртүгә риза булуымны белдерәм, түбәндәге эшләрне башкарып: җыю, яздыру, системага салу, туплау, саклау, тәгаенләштерү (яңарту, үзгәртү), чыгару, куллану, шәхси булуын бетерү, куллана алмаслык итеп чикләү, бетерү, юкка чыгару, тапшыру (бирү, файдалану мөмкинлеге). Шәхси белешмәләрне эшкәртү сайт эшен яхшырту, шәһәрдәге сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне камилләштерү, кулланучы өстенлек бирә торган өлкәләрне ачыклау, Иннополис шәһәре сайтыннан файдалану тәҗрибәсе турында максатчан мәгълүмат җиткерү максатында гамәлгә ашырыла.

 Әлеге ризалык аны биргән вакыттан башлап һәм сайттан файдалану чоры дәвамында гамәлдә була.

Шәхси белешмәләрне метрика программалары ярдәмендә эшкәртүдән баш тарткан очракта, сайттан файдалануны туктатырга яки браузер көйләгечендә cookieфайлларын сүндерергә кирәклеге турында мәгълүмат алдым.

* «Cookies» дигәндә сайт урын алган веб-сервердан җибәрелгән һәм алга таба сайтка кергәндә кулланыла торган, тиешле җайланмада сакланучы зур булмаган фрагмент (файл) турында сүз бара.

Белешмәләрнең мондый фрагменты сез сайтка кергәндә сайтта кулланыла торган көйләгечләр турындагы мәгълүматны саклый.

Җайланма турындагы белешмәләр дигәндә аның моделе һәм тибы, IP-адресы, программа тәэминаты – веб-браузер, операцияләр системасы, сайтка кергәндә кулланыла торган башка төрле программа тәэминаты турындагы мәгълүматлар, сайтка керү көне һәм вакыты һәм әлеге җайланманың урнашкан урыны турындагы белешмәләр турында сүз бара.

Югарыда күрсәтелгән белешмәләрне эшкәртү дигәндә аларны җыю, системага салу, саклау, тәгаенләштерү (яңарту, үзгәртү), куллану, тарату (шул исәптән Россия оешмалары булып торган өченче затларга, аерым алганда, «Яндекс» ҖЧҖ тапшыру яки файдалану өчен рөхсәт бирү буенча), шәхси булуын туктату, куллана алмаслык итеп чикләп кую, юкка чыгаруга бәйле гамәлләр турында сүз бара.

Сораулар бармы?Безгә языгыз